Диспансерлаштыру күп авыруларны иртә ачыкларга һәм аларны дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә
Еш кына йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шулай ук онкология авырулары башлангыч этапта асимптоматик. Диспансерлаштыру кеше белмәгән һәм аны берничек тә борчымаган авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә,"диспансеризацияне даими рәвештә узарга кирәк - проблема иртәрәк ачыкланса, аны хәл итү җиңелрәк булачак".
Әлмәт Медсанчастендә ел башыннан 10 200 кеше диспансерлаштырылган.
Диспансерлаштыру кысаларында иртә диагноз кую нәтиҗәсендә 65 пациентта беренче тапкыр авырулар ачыкланган, шулардан йөрәк-кан тамырлары авырулары - 19 пациентта, сулыш органнары авырулары - 14, шикәр диабеты – 3, яман шеш авырулары – 2. Алар барысы да исәпкә куелган, шулай ук өстәмә тикшерүләргә җибәрелгән
Диспансерлаштыру чараларның тулы бер спектрын һәм терапевт, тар белгечләр тарафыннан медицина тикшерүен, лаборатория һәм кирәк булган очракта инструменталь диагностика үткәрүне үз эченә ала. Диспансерлаштыруның беренче этабы (скринка) хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның үсеш өчен куркыныч факторларны иртә ачыклау максаты белән бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданга Сәламәтлек төркеме бирелә.
Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча өстәмә тикшерүгә мохтаҗ гражданнар диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелә.
Әлмәтлеләр һәм район халкы беркетелгән урын буенча медицина учреждениесендә бушлай диспансерлаштыруны уза ала.
Үзеңне сакла һәм сәламәт бул!